Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 август 2021, 02:01

Проценко да депутат булырга тели

Хәер, андый мөмкинлектән кем баш тартсын?

u-f.ru
Фото:u-f.ru

Коммунаркада урнашкан 40 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Денис Проценко “Комсомольская правда” радиосы эфирында ни өчен сәясәткә китәргә теләк белдерүен аңлаткан. 

“Төп момент – ил җитәкчелегенең миңа мөрәҗәгате һәм сәламәтлек саклау системасында таләп ителгән үзгәрешләр белән “профессиональ сәясәтчеләр” түгел, ә проблеманы күргән  “җирдәге” табиблар шөгыльләнсен дигән теләге”, – дип аңлата Проценко.  

Табиб сүзләренчә, партия* мәйданында үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә “медикларны ишетә башлаганнар”.

“Безнең консилиумнар, фикер алышуларда без мотлак рәвештә үзебезнең өлкәдәге белгечләрне җәлеп итәбез”, – дип сөйли ул. Анда башлыча реабилитация мәсьәләләре өйрәнелгән, моның өчен реабилитология өлкәсендәге әйдәүче белгечләр чакырылган; сәламәтлек саклау системасындагы беренчел звено һәм информатизацияга кагылышлы үзгәрешләр турында да икер алышканнар. Проценко партия “нәрсәдер үзгәртергә теләгән” медиклар командасын җыйды, дип өстәгән. Бу хакта "Lenta.ru" яза. 

Нияте изге дә бит... Хәер, булачак сәясәтчеләр, аннары, сайлангач – депутатлар – матур сөйли инде. Купшы вәгъдәләр дә бирә. Без исә ышанабыз – һәркемнең үз эше  дигәндәй.  Бу юлы ничек булыр? Карап карарбыз.

 Әмма шунысы бәхәссез – сәясәтнең тарту көче ныклы. Ул күпләрне ымсындыра...

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: