Башкортстанда җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры билгеләнде. 43 яшьлек Наталья Полянская җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнде. Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте әйтүенчә, Радий Хабиров яңа министр билгеләнү турында указга кул куйган.
Полянская Наталья Юрьевна 1976 елның 14 ноябрендә Уфада туган. Ул Башкорт дәүләт университетын юриспруденция бүлеген тәмамлаган. Хокук фәннәре кандидаты. Хезмәт юлын 1992-нче елда “Уфа спорт изделияләре фабрикасы”нда башлый. Озак вакыт юридик ярдәм хезмәтендә эшли.
2019 елда Полянская дәүләт хезмәтенә күчә. Башта җир ресурсларын контрольдә тоту бүлеге начальнигы, арытабан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыкларының үтәлешен контрольдә тоту бүлеге начальнигы була. 2019–2020 елларда - министр урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазифаларын башкаручы.