Премьер-министр Михаил Мишустин Президентка коронавирус йоктыруы һәм үзизоляциягә китәргә тиешлеген белдерде. «Коллегаларымны саклап калу өчен моны эшләргә кирәк», — диде ул. «Хөкүмәт эшне штат режимында дәвам итәчәк», дип өстәде, ә ул үзе хезмәттәшләре һәм Президент белән телефон һәм видео аша актив элемтәдә торачагын белдерде.
Премьер вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Андрей Белоусов билгеләнде, бу хакта Указны президент Владимир Путин имзалады. Указ Кремль сайтында урнаштырылган.
«Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустин вазыйфаларын Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары А. Р. Белоусов башкара дип билгеләргә", — диелә документта.