Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 апрель 2020, 17:15

Путин өченче тапкыр коронавирус ситуациясе буенча милләткә мөрәҗәгать итәчәк

Бүген, 28 апрель көнне, Владимир Путин өченче тапкыр яңа коронавирус йогышы белән бәйле вәзгыять буенча русиялеләргә мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак...

Бүген, 28 апрель көнне, Владимир Путин өченче тапкыр яңа коронавирус йогышы белән бәйле вәзгыять буенча русиялеләргә мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
Мөрәҗәгаттьтән соң, Уфа вакыты буенча 17.00 сәгатьтә, Президент төбәкләр башлыклары белән киңәшмә үткәрәчәк.
Хәзерге вакытта җәмгыятьтә элемтәләрне кыскарту COVID-19га каршы көрәштә иң нәтиҗәле ысул булу сәбәпле, Роспотребнадзор үзизоляция режимын ким дигәндә 12 майга кадәр озайту кирәк дип санавы турында хәбәр иткән иде.
Читайте нас: