Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 апрель 2020, 14:20

Эте өргәннәргә штраф сала башлаячаклар

Тынлык турында законга үзгәрешләр кертелә.

БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайда РФ Юстиция министрлыгының Тынлык турындагы законга үзгәрешләр кертү башлангычын хуплыйлар.
Яңа редакция музыка акырткан һәм тавышланган кешеләрне генә түгел, ә үз автомобилендә сигнализацияне сүндермәгән һәм өргән этләрен тынычландырмаучыларны да җаваплылыкка тарттырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозу өлкәсендә чикләү – һәркемнең мәнфәгатьләренә кагылучы тема. Бу өлкәдә кайбер нормалар федераль законнар белән генә түгел, БР законнары белән дә билгеләнгән инде. Безнең депутатларга тынлыкны «пассив» бозучыларга карата шикаятьләр күп тапкыр килде, әмма аларга йогынты ясау чаралары әлегә каралмаган», – дип билгеләп үтте БР Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев.
Читайте нас: