Ким Чен Ынның сәламәтлеге белән кызыксыналар...
РФ Президенты В.Путинның матбугат секретареДмитрий Песков КХДР лидеры Ким Чын Ынның каты авыруы турындагы хәбәр буенча: “Без вакытлы матбугатта бу хәбәрне күрдек, аның никадәр дөресе булуын белмибез. Рәсми хәбәр көтәбез”, -диде.
Лидерның сәламәтлегенә кагылышлы төрле хәбәрләр йөри. Ким Чын Ынның соңгы вакытта йөрәк-кан тамыры авыруларыннан дәвалануы турында язганнар иде.
Төрле чыганакларда - төрле хәбәр. Берсе Ким Чен Ын әлеге вакытты үз дачасында ял итә, дисә, кемнәрдер лидерга коронавирус авыруын да “ябыштырып” куйганнар.
Көньяк Корея хөкүмәтендә КХДР лидерының хәле авыр, диләр.
Ким Чен Ынның әлеге вакытта курортлы зона – Хянсан да (Пхеньяннан 100 чакрым төньяк-көнчыгышта) реабилитация үтүе турында сүз дөрескә якынрактыр. Лидерның 12 апрельдә махсус дәваханәгә иң яхшы табибларны чакырып алып, йөрәгенә операция ясатуы турында мәгълүм.
Daily NK Ким Чын Ынның утызлап җан сакчысы, КХДРның иминлек идарәсенең күпләгән хезмәткәре Ким Чын Ын янында, диләр.
Төньяк Кореяда бернинди гадәттән тыш хәл күзәтелми. Көньяк Кореяның «Ренхап» агентлыгы гына Ким Чен Ын “хәйлә” чире белән ныклап авырый, дип хәбәр иткән.