Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары балалар лагерьлары эшчәнлегенә контрольне көчәйтү турында яңа закон кабул итәчәк. Документ балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзүне күздә тота. Аның составына парламентарийлар, Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республика башкарма хакимияте органнары, федераль күзәтчелек органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре керәчәк.
Республика Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев сүзләренә караганда, комиссиянең төп бурычы - балалар ялы өлкәсендәге хәлләрне контрольдә тоту һәм аны күрсәтүче оешмаларга ярдәм итү.
"Комиссия республикада балаларның ялы һәм сәламәтләндерү ситуациясенә даими мониторинг алып барачак, сәламәтләндерү кампаниясе кысаларындагы чараларның нәтиҗәләрен анализлаячак, балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өчен семинарлар үткәрәчәк, тиешле программалар һәм тәкъдимнәр эшләячәк. Комиссиянең мөһим функциясе -балалар ялы өлкәсендә закон бозу очракларына җавап бирү", - дип белдерде Константин Толкачев.