БРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетының элекке рәисе Тимур Мөхәммәтҗановны яңа вазифага тәаенләделәр.
Бүгенге көннән ул төбәк башлыгы ярдәмчесе булып эшләячәк.
Т.Мөхәммәтҗановның хезмәт даирәсенә ул элек алып барган тармак белән бәйле эшчәнлекне үстерү бурычы керәчәк. Хәзер ул транспорт һәм юл төзелеше инфраструктурасы, төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык эшләрен үстерүгә булышлык күрсәтү белән шөгыльләнәчәк.
Моңа кадәр Радий Хәбиров Тимур Мөхәммәтҗановның китүе турында үзе әйтте. Тәрбия чоры тәмамланды, дип Р.Хәбиров кадрлар мәсьәләсен хәл итүен җиткергән иде.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетын Алан Марзаев җитәкләде.
Тимур Мөхәммәтҗанов бу вазифада 4 ел эшләде.