Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 март 2020, 12:49

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне контрольдә тотачаклар

Килешүгә кичә кул куйдылар.

27 мартта БРның Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина һәм коммерцияле булмаган 13 эре оешма һәм 4 сәяси партиянең төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенрусия тавыш бирү барышын күзәтү турындагы килешүгә кул куйдылар. Утырышта 50дән артык кеше катнашты.

Документта якларның үзара хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре буларак түбәндәгеләр билгеләнгән: тавыш бирү барышын күзәтүдә тәҗрибә уртаклашу буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру, консультацияләр үткәрү, тавыш бирү барышында күзәтү өчен шартлар тудыру.

Килешү ике як та кул куйганнан соң үз көченә керде.

"Безнең бурыч — РФ законнарын тулысынча үтәү, барлык процедураларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү", — диде Ольга Панчихина.
Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен соңрак вакытка күчерү турында указга кул куйган иде.«Әлегә тавыш бирү күчерелергә мөмкин булган дата расланмаган, әмма ул июнь аенда булыр, мөгаен», - дип хәбәр иткән иде «Ведомости»
Читайте нас: