Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 март 2020, 13:24

Паралимпия чемпионы Ирек Зариповның вазифалары үзгәрде

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасарының бушаган урынын Ирек Зарипов биләячәк.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасарының бушаган урынын Ирек Зарипов биләячәк. Элек бу вазифаны Андрей Иванюта биләгән иде. Ул күптән түгел Белорет районы хакимияте башлыгы итеп тәгаенләнде.
«Мондый карарны, пленар утырышта Дәүләт Җыелышы депутатлары кабул итте. Ирек Айрат улы -Русия Федерациясенең атказанган спорт мастеры, дүрт тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы. Бу юнәлештә депутатның белемнәре һәм тәҗрибәсе яңа комитетта максималь нәтиҗәлелек белән кулланылачак дип саныйм», - дип билгеләп үтте парламент рәисе Константин Толкачев.
Әлегә кадәр Ирек Зарипов Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары вазифасын биләгән иде.
Читайте нас: