Русиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча фикер алышулар дәвам итә. Башкортстан белгечләренең дә бу уңайдан үз фикере. Блогер, БР Иҗтимагый палатасы рәистәше Шәмил Вәлиев: “Конституциягә үзгәрешләр кертүнең иң мөһим моменты – властьта Владимир Путин торган егерме ел эчендә ирешкән Русия статусын беркетеп калу. Без чын дәрәҗәсендә дөньяда зур державага әйләндек, 90 нчы елларда тезләнеп торган ил аякка басты һәм терелде. Без үз өстенлекле юнәлешләребезне аермачык итеп билгеләргә тиеш. Русиянең үз армиясе, үз дипломатиясе һәм дөньяда тоткан урыны бар. Башкаларга, аеруча үз мәнфәгатьләребезне читкә куеп геосәяси партнерларга ошарга тырышу мәсьәләсе юк.
Путин идарә иткән 20 елның нәтиҗәсе – без дөнья картасында бар һәм без үзебезнең мәнфәгатьләребезне яклый алабыз. Безнең глобаль миссия – планетада көчлеләр белән көчсезләр арасындагы балансны саклау”, -ди.