Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 март 2020, 05:15

Ольга Панчихина: Конституция бар халыкның мәнфәгатен исәпкә алырга тиеш

Иҗтимагый палата вәкилләре Конституциягә кертергә тәкъдим ителүче төзәтмәләрнең һәрберсе буенча фикер алышкан.

Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү ихтималы турында әйткән иде.
Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина да, ил Конституциясе язылганнан соң күп үзгәрешләр булды һәм бүген ул өстәмәләр кертүгә мохтаҗ, дип исәпли.
Аның әйтүенчә, Иҗтимагый палата вәкилләре Конституциягә кертергә тәкъдим ителүче төзәтмәләрнең һәрберсе буенча фикер алышкан.
“Балалар, гаиләләр, пенсионерлар белән эшләүче күп оешмалар социаль өлкәгә кагылышлы төзәтмәләрне хуплап чыгыш ясады, – ди Ольга Панчихина. – Беренче чиратта без балаларның безнең киләчәк икәнлеген аңларга тиешбез. Алар бар яклап та үссен өчен барысын да эшләргә кирәк. Чөнки балалар – илебезнең төп байлыгы. Мин бу төзәтмәләрне бик мөһим дип саныйм”.
Дәүләт корылышы мәсьәләсенә килгәндә, урындагы үзидарәнең зур роль уйнавын билгеләргә кирәк, дип исәпли Ольга Панчихина. “Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр урындагы үзидарәгә мөһим позиция бирәчәк, – ди ул. – Чөнки халык белән бәйләнеш тә, иң мөһим мәсьәләләрне хәл итү дә җирле властьтан башлана. Шуңа монда, берсүзсез, өстәмә ресурслар һәм федераль власть белән нәтиҗәле бәйләнеш кирәк”.
Әйткәндәй, 11 мартта Дәүләт Думасы илнең Төп законына төзәтмәләр кертүне хуплады.
Читайте нас: