Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгатендә Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертергә тәкъдим иткән иде.
11 мартта Дәүләт Думасы илнең төп документына төзәтмәләр кертүне хуплады. Башкортстаннан Дәүләт Думасына депутат Илдар Бикбаев үзгәрешләргә карата үз фикерен җиткерде.
“Социаль блокка кагылышлы үзгәрешләрне аерып әйтәсем килә. Болар — яшәү минимумыннан ким булмаган эш хакын гарантияләү, ел саен пенсияләрне индексацияләү – әлеге чаралар иң элек начар якланган гражданнар категориясен яклауда уңай вектор булып тора”, — диде Илдар Бикбаев.
Җәмәгатьче һәм Башкортстанда “Русиянең эзләү хәрәкәте”нә нигез салучы буларак, Илдар Бикбаев Русия Федерациясе Ватанны саклаучылар хакындагы хәтерне саклый һәм яклый дигән төп положениенең дә Конституциядә беркетелүен билгеләде.