Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 март 2020, 12:05

Олег Галин: “Конституция текстына кертеләчәк төзәтмәләр өстенлекле көчкә ия була”

Башкортстанның Җәмәгатьчелек палатасы рәисе урынбасары Олег Галин ил Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр турында үз фикерен әйтте

Башкортстанның Җәмәгатьчелек палатасы рәисе урынбасары Олег Галин ил Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр турында үз фикерен әйтте.
- Конституция – Русия Федерациясенең иң төп императив законы. Әгәр дә илнең яки республиканың кайсы да булса закон актларында положениеләр үзгәртелсә (ә субъектлар моны эшли ала), Русия Конституциясе императив мәгънәгә ия була. Шуңа күрә Конституция текстына кертелгәннән соң ул төзәтмәләр өстенлекле көчкә ия була. Һәм бер генә федераль, төбәк законы да Конституцияне аңлауны, ул төшенчәләрне үзгәртә алмый.
Яшьләр сәясәтенә кагылышлы төзәтмә турында сүз кузгатып, Олег Галин болай диде: “Без төбәкләрдә яшьләр сәясәтен ачык аңлау юклыгын күрдек. Русиядә хәтта ил гражданнарын патриотик рухта тәрбияләү турындагы федераль закон да юк. Сез Русия Президентының патриотизмны милли идея итеп билгеләвен беләсез. Ләкин аны тормышка ашыру өчен норматив документ кирәк. Анда ачыктан-ачык һәм конкрет күрсәтелергә тиеш: патриотик тәрбия белән кемнәр шөгыльләнә ала, ул нинди формаларда үткәрелә”.
Төзәтмәләрнең берсендә Русия Туган илне саклаучылар турындагы истәлекне зур хөрмәт белән саклавы, тарихи дөреслекне тәэмин итүе турында әйтелә. Бу уңайдан Олег Галин болай диде:
- Безгә тарихыбызны якларга кирәк, балаларыбыз совет халкының фашизмны җиңгәндә бик күп халкын югалтуы турында белеп үсәргә тиеш. Без әле дә Туган илебезне яклавыбызны дәвам итәбез: эзләүче көчләр ярдәмендә һәлак булган яугирләрнең исемнәрен ачыклыйбыз. Чөнки һәлак булган соңгы яугир табылмыйча торып сугыш бетмәгән дигән сүз. Илебез яугирләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча эшчәнлекне дәвам итә.

Фото: mgazeta.com

Чыганак:mgazeta.com

Читайте нас: