Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 март 2020, 09:00

Алда зур эшләр көтә

“Конституцияне үзгәртү Президент Владимир Путинны яңадан сайлау һәм илне арытаба ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ача

“Конституцияне үзгәртү Президент Владимир Путинны яңадан сайлау һәм илне арытаба ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ача”, - дип саный БР Инфраструктура һәм территориаль үсеш, хәвефсезлек, торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Дубовский.
" 2000 елга кадәр, Путин килгәнче, Русиядә һәркайда башбаштаклык хөкем итте. Ул вакытта илне җимерәләр дип әйттек, аны җыярга кирәк иде. Владимир Владимирович Путин килгәч, яңа чор башланды. Шәхсән мин үзем Русия Федерациясен саклап калу һәм ныгыту өчен борчылучы кеше килгәнен тойдым. Алда зур эшләр көтә, ул әле барсына да өлгермәде. Ярты юлда туктап калырга ярамый. Мин Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирәчәкмен",- диде Анатолий Дубовский.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.
Читайте нас: