Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 март 2020, 13:20

22 апрельдә тавыш бирәчәкбез

Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр буенча әле ил күләмендә фикер алышулар бара.

Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр буенча әле ил күләмендә фикер алышулар бара. Төрле фикерләр яңгырый. Төп закон текстына төзәтмәләр кертүне әзерләү буенча эш төркеменә йөздән артык инициатива килгән. Алар арасында Русиянең икенче Бөтендөнья сугышында җиңүче статусын ныгыту да тәкъдим ителә.
Тагын нинди үзгәрешләр кертеләчәген искә төшерик. Алар арасында Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы вәкаләтләрен киңәйтү, Русия законының халыкара хокуктан өстенлеге, шулай ук Дәүләт Советына властьның Конституцион органы статусын бирү буенча төзәтмәләр бар. Шулай Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр арасында рус халкының аерым статусы, Аллаһы Тәгаләне искә алу турында да бар. Мәгълүм булуынча, аеруча соңгы икесе турында каршылыклы фикерләр ишетелә.
“Без Конституциягә бернинди хәлдә дә төзәтмәләр кертергә ярамый дигән фикерләр ишетәбез. Шул ук вакытта бу караш әйдәүче халыкара оешмалар карашыннан аерыла. Алар бүген, киресенчә, чынбарлыкка таянып Төп законны вакыт-вакыт үзгәртү мөһимлеге турында сөйлиләр”,—дип белдерә президент каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокуклары үсеше советы әгъзасы Игорь Борисов.
Конституциягә төзәтмәләр кертү турындагы законны Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы да хуплады. 16 мартта Русия Конституция суды Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр һәм шуңа ярашлыларны кабул итү тәртибе турындагы законны таныды. Конституция суды нәтиҗәсендә суд төзәтмәләрне һәм аларның үз көченә керү тәртибен гомумрусия тавыш бирүеннән соң хуплаячак дип әйтелә. Гомумрусия тавыш бирү көне 22 апрельдә үтәчәк. Президент агымдагы атнада бу турыдагы указга кул куйды. Әгәр эпидемиологик торыш мөмкинлек бирмәсә, бу көннең үзгәрүе мөмкин диде ул.
Тавыш бирүгә бер генә сорау чыгарыла: “Сез Русия Федерациясе Конституциясендәге үзгәрешләрне хуплыйсызмы?”
Читайте нас: