“Төп законыбызга төзәтмәләр кертүне дөрес карар дип исәплим. Алар кирәк. Чөнки заман үзгәрде. Әлбәттә, вакыт үтү белән законнар да үзгәрергә тиеш дип уйлыйм. Минем фикеремчә, бу процесс тулысынча дөрес төзелгән. Тәүдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү хакында муниципалитетлар каршындагы җәмәгать советларында, төбәкләрнең Иҗтимагый палаталарында, Русия Иҗтимагый палатасында фикер алыштылар. Актив һәм битараф булмаган гражданнар Конституцияне үзгәртү буенча үз тәкъдимнәрен кертә алды. Аннары Русиянең Конституцион суды төзәтмәләрне хуплады.Тик бу да әле соңгы инстанция түгел. 22 апрельдә законлы нигездә һәркайсыбыз, бу төзәтмәләр белән килешәме-юкмы икәнен белдереп, тавыш бирә алачак. Илебезнең төп законы хакында сөйләргә генә түгел, ниндидер гамәлләр кылырга да вакыт җитте. Гомерем буе шушы илдә яшәп, эшләп, балалар үстергән кеше буларак, әлбәттә, тавыш бирүгә барачакмын”.