Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 март 2020, 08:00

Валентина Терешкованы агулыйлар

Башкортстаннан РФ Дәүләт Думасына депутат булып сайланган Илдар Бикбаев шундый фикердә.

Башкортстаннан РФ Дәүләт Думасына депутат булып сайланган Илдар Бикбаев үзенең “Фейсбук” битендә коллегасы Валентина Терешкованы яклаган. Илдар әфәнде фикеренчә, җәмгыятьтә Терешкованы агулау башланган. Валентина Терешкова Конституциягә үзгәреш кертеп, РФ Президенты булып сайлану вакытын чикләнмәгән итәргә тәкъдим итте. Әлегә кадәр сайланган булса, президентка кандидатның президентлык вакытын санамаска чакырды ул. Әлеге законнарга ярашлы, бер кеше ике сроктан артык президент булып тора алмый иде РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка юлламасы вакытында Конституциягә үзгәрешләр кертү турында тәкъдим иткән иде.
Илдар Бикбаев Русия Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән һәм РФ Җинаять-Җәза кодексының 319 маддәсенә ярашлы “Власть вәкилен кимсеткән өчен” җинаять эше ачарга һәм гаепле кешеләрне җәзага тарттырырга чакыра.
“Русия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыелышы депутаты, Советлар Союзы Герое Валентина Терешковага карата язылган постларда власть вәкилен бөтен кеше алдында мыскыл итү төсмере бар, бу власть органнарының абруен төшерә”, - дип язган депутат.
Ул ни өчен космонавтны яклашуын да язган. “Беренчедән, бу – теләсә кемгә карата да тәрбиясез һәм кимсетү булыр иде, икенчедән – миңа шәхсән космонавтларның хезмәтен, очышка әзерләнү һәм азактан озайлы реабилитация үтүен күрү бәхете тиде. Мондый кимсетүле постларны язучы кешеләр Валентина Владимировна үткән “яшәү белән үлем”нең нәрсә икәнен белмиләр. Өченчедән – Валентина Терешкованың космоска очуы турында мыскыллы фикер йөртүчеләр закон алдында җавап бирергә һәм хөрмәтле кешедән гафу үтенергә тиешләр”, - дигән ул.
Чыганак һәм фото: bashinform.ru
Читайте нас: