Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 март 2020, 12:10

Парламент хуплады. Хәзер сүз — халыкка

Русия президенты Владимир Путин 10 мартта, Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда, Конституциягә төзәтмәләр кабул ителгән очракта президент сайлауларында катнаша алачагын белдерде.

Русия президенты Владимир Путин 10 мартта, Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда, Конституциягә төзәтмәләр кабул ителгән очракта президент сайлауларында катнаша алачагын белдерде. Әйтүенчә, Конституция суды төзәтмәне Төп законга каршылыклы түгел дип тапкан очракта бу мөмкин эш.
Президент сроклары турыдагы төзәтмә шул ук көнне Думаның пленар утырышында кабул ителде. Инициативага ярашлы, төзәтмәләр аңа дәүләт башлыгы вазифасына яңадан сайлану мөмкинлеген күз уңыннан ычкындырмый. Шулай ук депутатлар икенче укуда Көнституциягә кертеләчәк: Аллаһы Тәгаләне искә алу, ир белән хатынның союзы буларак никах, “рус халкы” һәм башкалар турында төзәтмәләрне кабул иттеләр.
Владимир Путин шул ук вакытта президентлыкны ике срок белән чикләү идеясын хупламады. Русия лидеры халык ихтыяры һәм ил мәнфәгате өчен шулай кирәк дип саный. Әле Конституциягә ярашлы, бер кеше бу вазифаны рәттән ике сроктан артык били алмый. Путин Конституциядән “рәттән” дигән сүзне алып ташлау мөмкинлеген белдерде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, дөньяның беренче хатын-кыз космонавты Валентина Терешкова Конституциягә төзәтмәләр кабул ителгәннән соң бер кеше өчен президент сроклары санын чикләүне бетерергә тәкъдим итте.
Дәүләт Думасына 2020 елда парламентның түбән палатасына вакытыннан алда сайлаулар үткәрү турындагы төзәтмәләр кертелгән иде. Әмма президент моңа каршы чыгыш ясады.
Конституциягә кертелгән урыс халкының аерым статусы турындагы тәкъдим ителгән төзәтмә җәмгыятьтә каршылыклы фикерләр уятты. Чынлап та, федератив дәүләттә бер халыкны гына аерып күрсәтү дөрес түгелдер.
Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләр турында дәүләт башлыгы 15 гыйнварда белдергән иде. Алар арасында Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы вәкаләтләрен киңәйтү, халыкара хокуктан Русия законының өстенлеге, шулай ук Дәүләт Советына властьның конституцион органы статусын бирү буенча төзәтмәләр бар иде. Парламентның ике палатасы һәм төбәкләрдәге закон чыгару органнары хуплаганнан соң закон проекты президентка кертеләчәк. Ул куйганнан соң 22 апрельдә Төп законга кертелгән төзәтмәләр буенча бөтенхалык тавыш бирү көне булачак.
Читайте нас в