Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 март 2020, 02:58

БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай 25 еллык юбилеен билгели

Кичә “Торатау” Конгресс-холлында Дәүләт Җыелышының 25 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чаралар үтте.

Кичә “Торатау” Конгресс-холлында Дәүләт Җыелышының 25 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чаралар үтте. Республика Башлыгы Радий Хәбиров парламент рәисе Константин Толкачёв белән бергә Корылтай юбилеена атап чыгарылган конвертларга махсус почта штемпеленең беренче оттискларын куйды.

Конвертларда һәм штемпельдә БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай Йорты сурәтләнгән.
“Безнең төбәк белән бәйле конвертлар, открыткалар, маркалар еш чыгарылмый. Һәр шундый очрак Башкортстан тарихын тасвирлаучы чагу эпизодка әйләнә”, — диде Константин Толкачёв. — “Безнең республикага багышланган беренче марка 1933 елда “Русия халыклары” сериясендә чыккан булган. Башкортстан парламенты юбилеена чыгарылган конвертларның тиражы — ярты миллион экзмепляр. Алар републиканың һәр муниципалитетында ирекле кулланылышта булачак. Йөзәрләгән якташларыбыз дөньяның теләсә нинди ноктасына әлеге конвертларда хатлар сала алачак.”

Дәүләт Җыелышы —Корылтайның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта Радий Хәбиров та чыгыш ясады.
“Шушы елларда республика парламенты кабул иткән законнар социаль юнәлешкә ия булган дәүләт сәясәтен тормышка ашыруның ныклы нигезенә әверелде. Алар безгә икътисад үсеше, масштаблы инвестиция проектлары, шәһәр һәм авылларны төзекләндерү, кешеләр яшәешенең сыйфатын яхшырту белән нәтиҗәле шөгыльләнергә ирек бирә”, — диде төбәк Башлыгы.

Чарада Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды. “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән БР Дәүләт Җыелышы— Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Римма Үтәшева бүләкләнде.
Читайте нас: