Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 март 2020, 03:30

Шамил Вәлиев: Минем өчен “исәрдән яклау” мөһим

Соңгы арада илебезнең төп документы - Конституциягә кертеләсе төзәтмәләр хакында күп фикер алышалар.

Русия Президенты Владимир Путин агымдагы елның 15 гыйнварында Федераль җыелышка укытып ишеттергән юлламасында Конституциягә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.
Дәүләт Думасы икенче укуда Конституциягә төзәтмәләрне хуплады.
Төзәтмәләр буенча тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән.
“Минем өчен Конституциягә төзәтмәләрдә булган “исәрдән яклау”, властька монетаристлар килгән очракта да ил хөкүмәтенең социаль юнәлешен яклау, мыскыллы 90-нчы еллардан яклау мөһим. Минем илем территориясе буенча берничек тә кими алмый, зураерга гына мөмкин. Путин вакытында безгә туры сын-гәүдә, көчле армия, дөнья аренасындагы әһәмият кайтты. Әгәр меңьеллык проектта каласыбыз килә икән, барысына да гел генә ошау максаты да юк”, — дип Конституциягә кертеләсе төзәтмәләргә карата комментарий бирде публицист, Гомумхалык фронтының төбәк штабы рәистәше Шамил Вәлиев.
Читайте нас: