Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 март 2020, 15:52

Римма Үтәшева: “Медицина өлкәсендә бик мөһим төзәтмәләр кертелде”

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Римма Үтәшева Русия Федерациясе Конституциясенә кертелә торган төзәтмәләргә карата үз фикерен белдерде.

“Мин үземә якын өлкә, сәламәтлек саклау турында әйтергә телим. Бик мөһим төзәтмәләр керттек: медицина ярдәме түләүсез, сыйфатлы, һәркем алырлык булырга тиеш. Конституциянең иске редакциясе буенча бу хакта әйтелмәгән иде, хәзер аныклаулар кертелде”, – ди Римма Әмир кызы.– Мине шатландырган икенче әйбер: сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудыру турындагы тәкъдим. Без, табиблар, укыганда, бездә аңлату эшләренә аена алты сәгать бирелә иде. Без лекцияләр укыдык, халык арасында йөрдек. Хәзер андый нәрсә юк. Ләкин укытучыларның, медикларның сәламәт яшәү рәвешен үз шәхси үрнәге, лекцияләре белән пропагандаларга, гаиләләргә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга тиешлеге кире кайта. Әлбәттә, дөрес туклану, тәмәке тартудан, алкоголь, наркотиклардан баш тарту мотлак”.
Читайте нас: