Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 февраль 2020, 04:00

Юстиция министрын эшеннән алдылар

Бездә прокурор булып эшләгән Александр Коноваловны РФ Президенты кая озатты?

Русия Президенты Владимир Путин РФ юстиция министры булып эшләгән Александр Коноваловны РФ Конституция судына үзенең тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләде. Бу вазифаны моңа кадәр биләгән Михаил Кротов эшеннән бушатылды.
Александр Владимирович Коновалов 1968 елда Ленинград шәһәрендә хәрби моряк гаиләсендә дөньяга килә. 1992 елда Санкт-Петербург университының “Хокук” белгечлеген тәмамлый. Аннан читтән торып православ илаһилар институтында белем ала. Юридик фәннәр кандидаты.
1992 елдан прокуратура органнарында эшли. 2005 елның февралендә Башкортстан Республикасына прокурор итеп тәгаенләнде. Ноябрь аенда исә Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле булып китте. 2008 елның маенда Владимир Путин аны РФ Юстиция министры итеп куйды.
Читайте нас: