Сәясәт
25 Декабря 2019, 06:05

Конституциягә үзгәрешләр кертелүе мөмкин, диде Путин

"Бу хакта яхшылап уйларга кирәк", дип белдерә ил башлыгы.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия Президенты Владимир Путин бердәм власть системасын булдыру өчен Конституциягә үзгәрешләр кертелү мөмкин дип белдергән.
“Минемчә, Конституциянең төп положениеләренә тимәскә һәм Конституцияне үзгәртмәскә кирәк”, - диде дәүләт башлыгы парламентарийлар белән очрашуында. Тик шулай да ул кечкенә төзәтмәләр кертелү мөмкин дип белдерде. Путин сүзләренчә, бу “тормыш үзгәрүе һәм төрле мәсьәләләр килеп туу белән бәйле, без аларны башкача хәл итә алырбыз дип исәплибез, шул исәптә муниципаль власть органнары белән дә, дәүләт власть органнары белән дә, бердәм ачык власть системасы булдырылуны күз уңында тотып”.
Владимир Владимирович сүзләре буенча, “бу хакта уйларга кирәк, әлбәттә инде муниципаль берәмлекләрнең хокукларын бозмыйча”.
Читайте нас