Сәясәт
24 Декабря 2019, 12:55

Башкортстаннан 15 мең укучы катнашкан

“Минем беренче бизнесым” конкурсының онлайн этабына йомгак ясалды.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Минем беренче бизнесым” конкурсының онлайн этабына йомгак ясалды.
Мәскәүдә “Минем беренче бизнесым” халыкара конкурсының онлайн-этабына йомгак ясалды, ул “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасының флагман проектларының берсе. Конкурста Русиядән һәм башка илләрдән 700 меңнән артык кеше катнашты.
Башкортстан Республикасы теркәлү саны буенча топ-10 лидер-төбәкләр арасына кереп сигезенче урынны алды. Конкурста Башкортстаннан 14 852 укучы катнашты (барлык гаризаларның 2,11% ы).
«Минем беренче бизнесым» конкурсы 5-11 сыйныф укучылары арасында эшкуарлык күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Конкурста бизнес-идея белән дә, инде әзер проект белән дә катнашырга мөмкин. Онлайн-этап кысаларында һәр катнашучыга бер яки берничә юнәлешне сайларга, танылган блогерлардан биремнәрне үтәргә һәм үз идеяңне яки бизнес-проектны тәкъдим итәргә кирәк иде.
«Чын-чынлап җитди зур компания төзү өчен, әлбәттә, күп укырга кирәк, шуңа күрә конкурс кысаларында без белем бирү программаларына аерым басым ясадык», – дип билгеләп үтте «Русия – мөмкинлекләр иле» оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров.
Онлайн-этап барышында 19 шәһәрдә конкурс штаблары ачылды, анда барлык катнашучылар өчен эшкуарлык һәм интеллектуаль уеннар үткәрелде, шулай ук конкурс экспертлары һәм остазлары – «Капитан» факультеты студентлары белән очрашулар оештырылды. Төбәкләрдәге штаблар конкурсның киләсе этабында да эшләячәк, аларда START UP бизнес-курсы үткәреләчәк. Курс барышында катнашучылар проектлар өстендә эшне дәвам итә яки остазлары белән бергә яңа идеяләрне тормышка ашыра алачаклар.
«Менә өченче ел инде без социаль эшмәкәрлектә тенденциянең артуын күрәбез. Яшьләр өчен үз проектларыннан табыш алу гына түгел, ә эшләре белән социаль файда китерү, әйләнә тирәне төзекләндерү дә мөһим», - ди “Минем беренче бизнесым” конкурсы җитәкчесе Александр Демин.
Өченче сезонда иң популяр юнәлеш – «Медиа» (44,1%), икенче урында – «Инновацион» (24,4%), өченчедә – «Социаль» (15,5%), дүртенчесендә – «Мәгариф» (8,7%), бишенче урында - «Цифрлы» (7,3%). Быел конкурсның онлайн-биремнәрен уңышлы үтәр өчен укучыларга кызыклы, креатив чишелеш тәкъдим итәргә кирәк иде.
Конкурста иң яхшы катнашучылар дүрт айлык START UP бизнес-курсын узу, вузларга керү өчен өстәмә баллар алу, үз проектларын тормышка ашыру өчен бәйге тәмамланганнан соң остазлар белән хезмәттәшлекне дәвам итү, конкурс партнерыннан грант оту, мәктәп укучылары өчен төбәкара бизнес-интенсивта катнашу, CapFest фестивалендә проектны тәкъдир итү мөмкинлекләре алачак.
Читайте нас