Сәясәт
19 Декабря 2019, 06:00

Ливия һәм Сүрия борчуга сала

Русия президенты Владимир Путин телефон аша Төркия лидеры Рәҗәп Эрдоган белән Сүрия һәм Ливиядәге хәл-вакыйгалар турында сөйләште.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия президенты Владимир Путин телефон аша Төркия лидеры Рәҗәп Эрдоган белән Сүрия һәм Ливиядәге хәл-вакыйгалар турында сөйләште. Аерып әйткәндә, аларны Ливиядәге хәрби конфликтның дәвам итүе борчый. Шулай ук Сүриянең Идлиб провинциясендә һәм төньяк-көнчыгышындагы хәлләр турында фикерләрен белдерделәр. Ил лидерлары боевиклар белән көрәшү буенча уртак тырышлыкларны арттыру мөһимлеген билгеләделәр. Алар Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр һәм төбәк проблемалары хакында да сүз алып барды.
Русия белән Төркия президентлары көн саен диярлек дөнья күләмендәге әһәмиятле вакыйгалар буенча фикер алыша. Аларны Сүриядә тынычлык урнашуы, шулай Ливия мәсьәләләре дә уйландыра. Мәскәү Ливиядә канкоешны туктату, бер-берсенә каршы сугышкан якларның туры сөйләшүләр алып барулары яклы чыгыш ясый һәм шулай ук башка илләрнең дә Ливияне кризистан чыгару юлларын эзләү җәһәтеннән тырышлыкларын хуплый.
Читайте нас