Сәясәт
18 Декабря 2019, 12:05

Мортаза Рәхимов - төп герой

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов турында китап яздылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов турында китап яздылар.
“Мортаза Рәхимов” дип исемләнгән документаль романны билгеле башкорт прозаигы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Галим Хисамов язган.
Автор үзе дә 1990-2000 нче елларда булган төп вакыйгаларда катнашкан, 1994- 1998 нче елларда матбугат министры булып эшләгән.
Роман киләсе елның икенче кварталында “ Агыйдел” журналында басылып чыгачак.
Әлеге әдәби журналның баш мөхәррире Рәлиф Кинҗәбаев: “Мортаза Рәхимов “ романының авторы тарихка кереп калган вакыйгаларны гадел бәян итә”,- ди һәм авторның 400 битлек әсәрен бастыруны нәкъ аларның журналына ышанып тапшыруына канәгать булуын белдерә.
Баш мөхәррир сүзләре буенча, “Мортаза Рәхимов” романы –зур әдәби проектның әле башы гына. Киләчәктә күптән түгел булып үткән вакыйгалар, аларның төп геройлары турында әсәрләр сериясен әзерләү күз уңында тотыла.
Читайте нас