Сәясәт
13 Декабря 2019, 22:10

Путин: “Яңа көн башланганда кичәгесен онытам”

2020 елның төп вакыйгасын Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә 75 ел тулуны атый ул.

title
“Узып баручы ел шулкадәр эшлекле булды. Барысын да анализлау мөһим. Бары тик аннан соң гына илнең һәм һәр кешенең тормышында иң мөһим вакыйганы әйтеп булачак”, - диде дәүләт башлыгы “КамАЗ” автоконцерны хезмәткәрләре белән очрашуда.
Путин шуны да өстәде: “Яңа көн башланганда кичәгесе ничек тәмамланганын онытып бетәм. Эш бик күп”.
Аның сүзләре буенча, дәүләт тормышында вакыйгалар җитәрлек. “Иң мөһиме – икътисад өлкәсе, социаль мохит, кешеләрнең яхшырак яшәвенә, аларның керемнәре артуга ирешергә кирәк”, - диде Президент.
Путин 2020 елның төп вакыйгасын Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә 75 ел тулуны атый.
Ахырда ил лидеры “КамАЗ” коллективына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Ил сездәге кебек коллектив белән чын-чынлап горурлана ала. Сез үз кулларыгыз белән илне ныгытасыз һәм бу буш сүзләр түгел. Рәхмәт сезгә!”
Читайте нас