Сәясәт
10 Декабря 2019, 05:45

Путин Зеленский белән очрашты

Русия Президенты Владимир Путин Владимир Зеленский белән очрашудан канәгать калуын белдерде.

title
Русия Президенты Владимир Путин Владимир Зеленский белән очрашудан канәгать калуын белдерде.
Ике ил лидерларының беренче сөйләшүләре Париждагы Елисей сараенда узган "Норманд форматындагы" саммит барышында узды. Моңа тиклем Президентлар очрашканы юк иде, берничә тапкыр телефон аша гына аралаштылар.
"Яхшы, канәгать", — диде Путин журналистларга Зеленский белән сөйләшү нәтиҗәләре турындагы сорауга җавап биреп.
Үз чиратында, Украина президентының матбугат секретаре да сөйләшүләр "бик уңышлы" үтте, дип белдерде.
Елисей сараенда Путин белән Зеленскийның тет-а-тет очрашуы 15 минут дәвам итте. Моның алдыннан киңәйтелгән составта ике яклы сөйләшүләр узды.
Яклар газ мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Очрашуда "Нафтогаз"ның башкарма директоры Юрий Витренко катнашты. Аның сүзләренә караганда, Мәскәү һәм Киев сөйләшүләрне дәвам итәргә килештеләр.
Русия, Франция, Германия һәм Украина лидерларының беренче очрашуы 2014 елның 6 июнендә узган иде, соңрак ул "норманд форматы" дип атала башлады.
Читайте нас