Сәясәт
8 Декабря 2019, 21:00

Ил башлыклары Парижда очраша

Өч ел эчендә бүген беренче тапкыр Русия, Украина һәм Франция президентлары, шулай ук Германия канцлеры катнашлыгында "норманд форматындагы" саммит үтәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Элегрәк очрашуның инициаторы Франция президенты Эммануэль Макрон саммитның нәтиҗәләре буенча Украинадагы вәзгыятьне җайга салуына өметләнәм, дип әйткән иде. Экспертлар фикеренчә, Франция лидеры шул рәвешле төбәк һәм дөнья аренасында Парижның статусын күтәрүгә дә исәп тота ала.

Саммитның икенче катнашучысы - Украина президенты Владимир Зеленский да - очрашу өчен актив чыгыш ясады. Аның бурычы катлаулырак: бәхәс тудырмыйча бу хәлне җайга салу, Мәскәү алдында Петр Порошенко яклы булучылардан да сынатмаска. Икенче яклап караганда, лидерларның очрашу факты үзе дә төп казаныш булырга мөмкин.
"Мондый атмосферада бу темага бер башлыкның да сөйләшәсе килмәс, мөгаен. Ә бигрәк тә Украина ягы моңа әзер түгелдер. Әмма барысы да үзен тыныч тотарга тырышыр, тавыш чыгаручы булмас дип уйлыйм", - дип саный "Валдай" халыкара дискуссия клубының фәнни директоры Федор Лукьянов.
Читайте нас