Белоруссия президенты Александр Лукашенко Русиядән очсыз газ белән очсыз нефть сорамыйбыз диде РФ Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында.
“Кайберәүләр безне очсыз газ белән очсыз нефть сорый дип сөйли. Юк, без газны 200 доллар белән дә алырга риза, әмма ул хак барсы өчен дә шулай булырга тиеш. Тигез шартлар һәм башка бернәрсә дә кирәкми”, - диде Белоруссия җитәкчесе.
8 декабрьдә Русия белән Белоруссия союз дәүләте оештырылуга 20 ел тулуны билгеләячәкләр. Бу дата уңаеннан ике ил җитәкчесе Сочида очрашып союз мөнәсәбәтләренә багышланган сөйләшүләр үткәрәчәк.