Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 декабрь 2019, 02:20

Кырым статусы турында сүз йөртү мөмкин түгел

Кырым темасына сөйләшү мөмкин түгел, бу хакта төрле даирәләрдә һәм дәрәҗәләрдә ничәмә кат әйтелде инде, - диде Песков.

Кремльдә РФ Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков билгеләвенчә, Кырым темасын “нормандияле “4”ле” саммитында күтәрсәләр дә, бу сөйләшүләр өзелүенә китермәячәк. Песков моны Украина президенты Владимир Зеленскийның Кырым тирәсендәге ситуация хакында Русия-Украина-АКШ форматындагы сөйләшү идеясенә комментарий биреп әйтте.

“Кремльнең моңа бер реакциясе дә юк. Кырым темасына сөйләшү мөмкин түгел, бу хакта төрле даирәләрдә һәм дәрәҗәләрдә ничәмә кат әйтелде инде”, - диде Песков.

Әгәр инде Зеленский Путин белән шәхси очрашуында бу теманы күтәрсә, Песков болай диде: “Әлбәттә, ул Зеленскийны кызыксындырган барлык сорауларга да җентекле җавап бирәчәк, президент һәрчак шулай итә”.

Исегезгә төшерәбез, Украинадагы кискен дәүләт борылышыннан соң 2014 елда Кырым һәм Севастополь властьлары Русия белән кушылуга бәйле референдум үткәрде. Аның нәтиҗәсендә Кырым Русия составына керде. 2014 елның 18 мартында Владимир Путин Кырым республикасын һәм Севастопольне Русия Федерациясе составына кертү хакындагы килешүгә кул куйды, 21 мартта аны Федераль Җыелыш ратификацияләде.

Тик барыбер, референдумның ышанычлы нәтиҗәләренә карамастан, Киев Кырымны Русия өлеше дип танудан баш тарта. Шунда ук 2014 елда Украинадагы хәлләр, Кырымның Русия белән кушылуына бәйле Евросоюз РФга карата санкцияләр кертте.

Читайте нас: