Оешманы юбилее белән РФ президенты Владимир Путин котлады.
Дәүләт башлыгының котлау телеграммасында: “Русия пенсионерлары союзы өлкән буын вәкилләренең тормыш сыйфатын күтәрүгә, аларның хокукларын яклауга, шулай ук мөһим социаль проблемаларны хәл итүгә сизелерлек өлеш кертә”,- дигән сүзләр бар. Владимир Путин фикеренчә, оешманың пенсионерларга үз белемнәрен күтәрүгә, аларны җәмәгать эшләренә, мәдәни һәм спорт чараларына җәлеп итүгә юнәлтелгән проектлары аерым хөрмәткә лаек.
“Мондый алым өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең һөнәри һәм иҗади потенциалын тормышка ашырырга, үзләренең бай тәҗрибәсе белән уртаклашырга, дуслар һәм фикердәшләр табарга, яшь булып калырга, көр күңелле булырга ярдәм итә”,- диелә телеграммада.