Сәясәт
22 Ноября 2019, 11:25

Министрлар эштән сорап китәчәк

Радий Хәбиров "түрәләр туризмын бетерергә кирәк" диде.

title
Башкортстан башлыгы указына ярашлы, хәзер министрлар командировкаларга чыкканда Хөкүмәт премьер-министрларының беренче урынбасарларыннан рөхсәт алырга тиеш. Белүегезчә, бу вазифаларда – Андрей Назаров һәм Илшат Таҗетдинов.
Моңа кадәр командировкалар профильле вице-премьерлар белән килешенә иде.
18 ноябрьдә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров “түрәләр туризмын бетерергә кирәк” дигән иде. Шунда ук министрлардан үзләренең эш сәфәрләренең нәтиҗәлелеге хакында исәп тотуларын сорады.
Шулай, җәмәгать. Безнең кебек гади хезмәткәрләр генә эштән сорап китми икән. Хәтта министрлар да рөхсәт сораячак ди әнә...
Читайте нас