Сәясәт
18 Ноября 2019, 09:50

Атамбаев гаеплеме?

Ул үзенә карата гаепләрне сәяси эзәрлекләү дип саный.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбек Атамбаевка суд башланырга тора. Аны җинаять дөньясындагы “авторитет” Азиз Батукаевны законсыз рәвештә төрмәдән иреккә чыгаруда гаеплиләр.
Атамбаев бу гаепләрне кире кага һәм судта катнашмаячагын белдергән. Адвокаты әйтүенчә, әгәр аның судта катнашасы килми икән, илнең законы буенча көчләп суд процессына алып киләлмиләр. Аңардан башка да суд үтәлми, әгәр үтсә, ул законсыз булачак.
Батукаевны төрмәдән чыгаруда Кыргызстанның элеккеге 19 чиновнигы гаепләнә. Шулай ук аны чирле дип “тапкан” табиблар, шәфкать туташлары, лаборанткалар суд алдына җавап тотарга басачак.
Батукаевны 2013 елда иреккә чыгарганнар һәм ул туган ягына – Чечняга кайтып киткән. Аны 2006 елда 16 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм иткән булганнар. 2013 елда аның канында соңгы стадиядә яманшеш булуын диагностикалыйлар.
Читайте нас