2014 елдан алып Кырымга Украинадан 50 меңләп кеше күчкән. Кырымнан Украинага исә 7 мең кеше күченеп киткән. Бу турыда Кырым парламенты спикеры Владимир Константинов Италиянең "La Stampa" гәзите журналистына сөйләгән.
“Китүчеләргә караганда килүчеләр күбрәк, монсы көн кебек ачык, - дигән ул. – Күпләрнең монда туганнары, дуслары, торагы бар”.
26 кешедән торган чит ил делегациясе Кырымга сишәмбе көнне килеп төшкән. Сербия, Италия, Словакия, Көньяк Африка республикасы, Франция, Португалия, Һиндстан, Үзбәкстан, Вьетнам, Конго, Кения һәм башка илләрдән 20 журналист та бар. Чәршәмбе көнне алар Кырымның башлыгы Сергей Аксенов һәм парламент җитәкчесе Владимир Константинов белән очраштылар.