Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 ноябрь 2019, 17:00

Русиялеләргә элекке пенсия яшен кире кайтарырга тәкъдим иттеләр

Элекке пенсия яшен кайтарырлармы?

Элекке пенсия яшен кайтарырлармы?
Дәүләт Думасының төбәк сәясәте, Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш проблемалары буенча комитеты башлыгы Николай Харитонов Ерак Көнчыгыш федераль округы халкына, төбәктәге климат шартлары белән бәйле рәвештә, элеккеге пенсия яшен кире кайтарырга тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» язды.
«Без Ерак Көнчыгыш федераль округны - кискен климат шартлары булган махсус территория дип саныйбыз. Кешеләр анда килсен һәм калсын өчен махсус мотивация кирәк», - дип белдерде Харитонов. Сүз төбәктә пенсия яшен элеккеге дәрәҗәгә кадәр киметү турында бара: хатын-кызлар өчен - 55 һәм ир-атлар өчен - 60 яшь.
Депутат белдергәнчә, әлеге инициатива 1,2 миллион кешегә кагылырга мөмкин, ә аны гамәлгә ашыру өчен 16,2 миллиард сумга якын акча кирәк булачак. Аның фикеренчә, ил масштабында бу сумма зур түгел. Харитонов моны эшләргә кирәк дип белдерә, чөнки төбәктә хезмәт хакы дәрәҗәсе, уртача Русия белән чагыштырганда, түбән, халыкның сатып алу сәләте дә шулай ук, ә гомер озынлыгы кыскарак.
Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин хатын-кызлар өчен пенсия яшен 55тән 60 яшькә кадәр, ир-атлар өчен 60 яшьтән 65 яшькә кадәр арттыручы законга кул куйган иде. Инициатива хөкүмәттән чыккан. 2019 елның гыйнварыннан документ үз көченә керде. Арту берничә этапка бүленгән, пенсия яшен арттыру процессы 2028 елда тулысынча төгәлләнәчәк.
Читайте нас: