Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 ноябрь 2019, 02:35

“Себер көче” сафка тапшырыла

Газүткәргечнең еллык экспорт җитештерүчәнлеге – 38 млрд куб м.

Русия Президенты Владимир Путин һәм КХР рәисе Си Цзиньпин декабрь аенда телекүпер режимында “Себер көче” газүткәргечен сафка тапшыру тантанасында катнашачаклар. Бу хакта кичә ил лидеры ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерде.

“Декабрьдә телекүпер режимында Путин белән Си Цзиньпин Русия табигый газын Кытайга “көнчыгыш маршруты” буенча җибәрүгә старт бирәчәк”, - диде Кремль вәкиле. Ул Русия һәм Кытай энергетика өлкәсенең башка проектлары буенча актив хезмәттәшлек итә диде.

ТАСС чыганаклары “Газпром” һәм Кытай “Себер көче” газүткәргечен сафка тапшыру тантанасы көнен билгеләгән дип язган иде. Ул көнгә ярашлы, Русия газы Кытайга 2 декабрьдә юл алырга тиеш. Ә башта газүткәргечне эшләтеп җибәрү 20 декабрьгә планлаштырылган иде.

“Себер көче” газүткәргече буйлап Көнчыгыш Себер яткылыкларыннан (Якутиядәге Чаяндинское һәм Иркутск өлкәсендәге Ковыктинское) газ Русиянең эчке базарына да җибәреләчәк, Кытайга экспортка да озатылачак. “Көнчыгыш маршруты” (“Себер көче” дип тә атыйлар) турындагы килешү кытайлар белән 2014 елның 21 маенда имзаланган иде. Газүткәргечнең еллык экспорт җитештерүчәнлеге – 38 млрд куб м.
Читайте нас: