Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 ноябрь 2019, 17:15

Макрон мөселманнарның ачуына тигән

Франция президенты Эммануэль Макрон француз халкының изгеләрдән-изге саналган 1905 елда чыккан “Чиркәү һәм дәүләт бүленеше турында”гы законны бетерергә җыенган.

Франция президенты Эммануэль Макрон француз халкының изгеләрдән-изге саналган 1905 елда чыккан “Чиркәү һәм дәүләт бүленеше турында”гы законны бетерергә җыенган. Ул — дини һәм дөньяви тормышны көйләүче закон. Президент шулай итеп мөселман җәмгыятьләре хокукларын, атап әйткәндә, чит илдән финанслауны тыярга тели.
Франция лидеры бу турыда очраклы гына сүз кузгатмаган: киләсе язда илдә муниципаль сайлаулар үтәчәк. Макронның властьта тотрыклы калуы аның нәтиҗәләренә бәйле.
Бүген мөселман халкы ил халкының 10 проценттан күбрәген тәшкил итә. Алар эченә мигрантлар кермәгән. Шулай ишле булгач, мөселманнар сайлауларда үз кандидатураларын күрсәтә башлаячак. Ә кандидатлар исә мөселман динен тотучыларга калкып чыккан мәсьәләләрне (мәсәлән, хиҗап кию, эш урынында намаз уку һ.б.) чишәргә ярдәм итәчәк.
Президент үз фикерен әйткәндә, әлбәттә, иң нечкә хисләргә тел тидерүен-тидермәгән, шулай да мөселманнарның ачуын китергән. Чөнки Макрон дини оешмаларны чит илләрдән финанслауны тыючы законга төзәтмәләр кертеләчәге турында әйткән. Дәүләт башлыгы үзенең бу уен илдәге мөселман оешмаларының автономлыгын тәэмин итәргә, аларны гарәп дәүләтләре йогынтысыннан сакларга тырышу белән аңлаткан. Әмма Франция мөселманнары үз берләшмәләренең чыганакларсыз торып калачагын бик яхшы аңлап тора. Чөнки илдәге мәчетләрнең күпчелегенә Фарсы култыгы һәм Төньяк Африка дәүләтләре иганәчәлек итә.
Франция җитәкчелеге ислам оешмасы хокукларын киметүне экстремизмга каршы көрәшүгә бәйләп аңлатмакчы. Искә төшереп үтик: 2015 елның 13 ноябрендә Парижда террор акты нәтиҗәсендә 130 кеше һәлак булган иде. Бу хәлдән соң илдә ислам динен тотучыларны ныклап тикшерү эшләре башлана.
Дәүләт башлыгының бу белдерүеннән соң мөселманнар киңкүләмле протестлар белән яный башлаган. Германиядән кала саны буенча Европада икенче урында торган Франциянең мөселман общинасы бик актив һәм бердәм төркем, шуңа күрә властьлар аның акцияләреннән шүрләмичә кала алмый, дип белдерә сәяси экспертлар. Өстәвенә, протестлар дулкынына төрле радикаль төркемнәр кушылу ихтималы аерым куркыныч тудыра.
Читайте нас: