Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 ноябрь 2019, 16:45

Америка Сүриядән китми

Кушма Штатлар Сүриянең нефтькә бай Дейр-әз-Зор һәм Әл-Сур районнарында ике хәрби база төзи башлаган.

Кушма Штатлар Сүриянең нефтькә бай Дейр-әз-Зор һәм Әл-Сур районнарында ике хәрби база төзи башлаган. Алар ул районга 300ләп солдат, күп итеп төзелеш техникасы, бронетехника, авыр кораллар һәм боерипаслар ташыган. Узган атнаның җомгасында Төркия Сүриядә алып барган сугышчан хәрәкәтен туктатканнан соң, Америка гаскәрләре Сүриянең көньяк-көнчыгышындагы нефть ятмаларын янәдән үз контроленә алган.
Октябрь ахырларында Пентагон җитәкчесе Марк Эспер Кушма Штатларның Сүриядәге нефть ятмаларын сакларга җыенуы һәм аны контрольгә алырга тырышучыларга шунда ук җавап бирәчәкләре турында белдергән иде. АКШ президенты Дональд Трамп исә Америка солдатларының бу районда урнашуын нефть ятмаларын боевиклардан саклауларына бәйләп аңлатты. Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров Трампның фикеренә аңлатма биреп, АКШның бу гамәлләре законсыз һәм халыкара хокукка каршы килә дип белдерде.
Сер түгел, АКШ белән Русия һәрчак бер-берсе каршында мускул уйнатты һәм салкын сугыш алып барды. Алар төрле яклап бер-берсеннән өстенрәк булуын ничек тә исбат итәргә тырыша. Янәсе, кемнең коралы күбрәк тә, кемнеке заманчарак һәм көчлерәк. Шулай булуга карамастан, шушы көннәрдә Америка хәрбиләре АКШның Русиядән кайсы өлкәләрдә калышуы турында белдерү ясады. Белдерүләренә караганда, радиоэлектрон янау килеп туган очракта АКШ Русиягә каршы торырга әзер түгел. Америка Русия һәм Кытай белән хәрби конфликт килеп туган очракта отылачагын таный.
Читайте нас: