Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 ноябрь 2019, 11:40

Путин характеристикасын күрсәткәннәр?

Санкт-Петербургтагы Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивын КГБның яшь Владимир Путинга биргән характеристикасын тәкъдим иткән.

Санкт-Петербургтагы Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивын КГБның яшь Владимир Путинга биргән характеристикасын тәкъдим иткән.


Белешмәдә Русиянең булачак президентының 1975 елдан алып КГБ идарәсенең комсомол оешмасында исәптә торгауы әйтелә.

“Дәүләт иминлеге органнарында эшләгән вакытта Путин В.В. үзен башкаручан, дисциплиналы һәм намуслы хезмәткәр итеп күрсәтте. Мораль яктан тотнаклы. Эштә иптәшләре арасында лаеклы авторитетка ия”,- диелә характеристикада.

Владимир Путин КГБда Ленинград дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң 1975 елда эшли башлый.

1985-1990 елларда тышкы разведка линиясе буенча ГДРдахезмәт итә. 1991 елда Путин дәүләт иминлеге органнарыннан китә.
Читайте нас: