Очрашу барышында ике ил арасындагы сәясәт һәм икътисад мәсьәләләре күтәрелде. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә югары бәя бирелде. Эшлекле сөйләшүләр барышында, делегация вәкилләре күп кенә килешүләр төзеделәр һәм имзаладылар. Венгриядән кайтышлый, 31 октябрьдә, Владимир Путин Калининград өлкәсендә Дәүләт Советы утырышы үткәрәчәк. Киңәйтелгән утырышта регион җитәкчеләре катнашачак.