Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 октябрь 2019, 17:44

Америка санкцияләр кертте

АКШ конгрессының вәкилләр палатасы конгрессы Сүриядә хәрби операция алып барганы һәм Русиядән С-400 ракета системасы сатып алганы өчен Төркиягә каршы санкцияләр кертте.

АКШ конгрессының вәкилләр палатасы конгрессы Сүриядә хәрби операция алып барганы һәм Русиядән С-400 ракета системасы сатып алганы өчен Төркиягә каршы санкцияләр кертте. Америка бу эшләргә катнашлыгы булган дип саналган гражданнарны үзенең территориясенә кертмәячәк. Конгрессменнар шулай ук Төркия оборона министры, оборона сәнәгате белән килешүләрдә катнашлыгы булган өчен Төркиянең “Халбанк” дәүләт банкына карата чикләүләр кертмәкче.
Конгресс шулай ук Госман империясендә әрмәннәрнең күпләп үтерелүен геноцид дип таныган резолюцияне дә хуплады. Төркия Америка депутатларының карарларын кире какты, ә геноцид турындагы документны тарихи һәм хокукый нигезсез дип атады.
Читайте нас: