Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 октябрь 2019, 16:56

Африкага бурычларын кичердек

Үткән атнада Русиянең Африканың безгә булган 20 млрд. доллар бурычын кичерүе турындагы хәбәр зур тәэсир тудырды.

Үткән атнада Русиянең Африканың безгә булган 20 млрд. доллар бурычын кичерүе турындагы хәбәр зур тәэсир тудырды. Бу уңайдан экспертлар да фикерләрен белдерде. Бүген без дә шул экспертларның берсенең фикерен тыңлап карыйк әле. Сенатор Андрей Климов бурычларны кичерү мәсьәләсе турында менә ниләр уйлый.
“Аларның бурычлары бер көнне генә түгел, ә күп еллар дәвамында сызылды”,—ди Андрей Климов. Советлар Союзы үз вакытында кредитлар биреп, хәрби-техник ярдәм күрсәтеп, Африканың күп дәүләтләренә булышты. Моннан тыш, безнең ил анда кадрлар үстерде, гыйльми-тикшеренүләр үткәрергә булышты, катлаулы хәрби-сәяси хәлләрдән коткарды. Әмма төрле сәбәпләр аркасында, бигрәк тә СССР таркалгач, ул бурычлар проблемалыга әверелде.
Билгеле ки, Русия Федерациясе — Советлар Союзының варисы. Шул ук вакытта өченче дөнья дип аталган илләрнең — Африкадагы, Латин Америкасындагы, Азиядәге, хәтта Европаның кайбер урыннарында бурычлары түләнми калды. Кайбер очракларда проблема үзара килешү яисә бурыч турындагы килешүне яңадан карау юлы белән чишелде. Әмма еш кына алар боларны эшли алырлык хәлдә түгелләр иде. Бурычлары булуы сәбәбе Русиягә үз мәнфәгатендәге зур проектларны гамәлгә ашыруда африкалыларга яңа кредитлар бирергә комачаулады. Шуңа күрә хезмәттәшлекне чиста биттән башларга карар ителде.
Бу Русиянең, алдына-артына карамыйча, миллиардлар түгүен аңлатмый. Русия өчен Африка бурычларын кичерү — җитди, уйланылган адым. Русия шулай итеп африкалыларга яңа шартларда ярдәм күрсәтү буенча киртәләрне алып ташлады. Африкада 50дән артык суверенлы дәүләт бар. Аларга Кытай, Бөек Британия, Франция, Бельгия үзенең икътисади йогынтысын таратмакчы. Алар Африка икътисадына өзлексез рәвештә акча сала. Русия бу мәсьәләдә 2010 елга кадәр зур тәнәфес ясады. 20 миллиард доллар бурычны сызып ташлау — дөньяның перспективалы төбәкләренең берсенә йогынты ясау мөмкинлеге өчен зур булмаган түләү. Бу мәрхәмәтлелек түгел, ә үзара файдалы контрактлар перспективасы. Аның нәтиҗәсендә Русия Африка ягыннан кимрәк файда алмаячак.
Читайте нас: