Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 октябрь 2019, 17:50

Явыз террорчы юк ителде

Бу атнада “Ислам дәүләте”нең (аның эшчәнлеге Русиядә катгый тыелган) лидеры, үзен “хәлиф” дип атаган Әбү Бәкер әл Багдадиның үтерелүе турында хәбәр ителде.

Бу атнада “Ислам дәүләте”нең (аның эшчәнлеге Русиядә катгый тыелган) лидеры, үзен “хәлиф” дип атаган Әбү Бәкер әл Багдадиның үтерелүе турында хәбәр ителде. Хәбәрнең хак булуын АКШ президенты Дональд Трамп раслады. “Беренче санлы” террорчыны җаваплылыкка тарттырдык. Әбү-Бәкер үтерелде”,—диде ул, аны юк итүне АКШның махсус операция көчләре башкарып чыгуын билгеләп. Террорчылар башлыгыннан тыш, аның кул астында эшләүчеләр һәм байтак кына боевиклар юк ителгән. Әл Багдади операция вакытында үзен-үзе шартлаткан. АКШ лидеры әлеге җинаятьчел төркем белән көрәштә зур ярдәм күрсәткәне өчен Русия, Сүрия, Ирак һәм Төркиягә рәхмәт белдерде. Шулай ук бу көннәрдә Ирак көтүчеләренең Әнбәр провинциясе чүлендә (ул төбәк Сүрия, Иордания, Сәгуд Гарәбстаны белән чиктәш) “Ислам дәүләте” террор оешмасы боевикларының яшерелгән хәзинәсен табуы мәгълүм булды. Моны үтерелгән Әбү Бәкер әл Багдадиның тарафдары Мөхәммәт Али Саджет (аны Ирак разведчиклары кулга алган) раслаган. Яшерелгән урында барлыгы 25,7 миллион долларлык алтын, көмеш, акчалар табылган.
Читайте нас: