Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 октябрь 2019, 11:44

Владимир Путин: "Туризмны җайга салырга кирәк!"

Владимир Путин Приморье крае хакимиятенә РФ хөкүмәте белән берлектә 1 декабрьгә кадәр туризм өлкәсендә эшкуарлык эшен камилләштерү буенча план әзерләргә кушты.

Владимир Путин Приморье крае хакимиятенә РФ хөкүмәте белән берлектә 1 декабрьгә кадәр туризм өлкәсендә эшкуарлык эшен камилләштерү буенча план әзерләргә кушты. Шулай ук Русия президенты туризм өлкәсендә чит ил гражданнарына хезмәт күрсәтүче оешмалардан салым түләтү механизмын җайга салуларын сорады.
– Бүген туристик фирмалар һәм әлеге өлкәдә эшләүче кешеләр үз маршрутларын һәм экскурсияләрен уйлап чыгарып, төбәктә сәламәт булмаган конкуренция тудыруга китерә. Нәкъ шуның өчен мондый компанияләрнең эшчәнлеген җайга салырга кирәк, – диде ил башлыгы.
Бу төбәктә кайбер фирмаларны “күләгәдән” чыгарырга кирәк. Һәммәсе дә легаль һәм ачык эшләргә тиеш.
Читайте нас: