Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 октябрь 2019, 03:49

Сәфәрен Петербургтан башлаган

Санкт-Петербургта ул ике көн булачак.

Куба президенты Мигель Диас-Канель Русиягә эш сәфәре кысаларында ике көнгә Санкт-Петербургка килгән. Бу хакта шәһәрнең тышкы бәйләнешләре буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.


Якшәмбе көнне ул Пискарёв мемориаль зиратын барып күргән һәм Ватан-Ана монументына чәчәкләр салган.
“Куба президенты Санкт-Петербургта ике көн булачак. Дүшәмбе көнне ул шәһәр башлыгы Александр Беглов белән очрашачак, аннары Мәскәүгә юл тотачак”, - диләр матбугат хезмәтендә. Очрашуда Петербург һәм Куба хезмәттәшлеген үстерү сорауларын өйрәнәчәкләр.
Моңа кадәр Диас-Канель эш сәфәре вакытында Владимир Путин белән сөйләшүләр алып барырга ниятләвен хәбәр иткән иде.
Читайте нас: