Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 октябрь 2019, 12:47

Радий Хәбиров республика хөкүмәтенең яңа составын игълан итте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика хөкүмәтенең яңа составын игълан итте.

Бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика хөкүмәтенең яңа составын игълан итте.


Аның әйтүенчә, төбәк хөкүмәтен республика башлыгы үзе җитәкләячәк. Радий Фәрит улының ике яңа беренче урынбасары булачак. Алар – Андрей Назаров һәм Илшат Таҗетдинов. Андрей Назаровның төп бурычы милли проектлар күрсәткечләренә ирешү һәм 2024 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы указда билгеләнгән максатлы күрсәткечләрне гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча хөкүмәт эшчәнлеген координацияләү булачак.

Илшат Таҗетдинов республика хөкүмәте аппаратын җитәкләячәк, аның эшчәнлеге мәсьәләләрен алып барачак, власть органнарының хөкүмәт карарларын башкаруын контрольдә тотачак.
Хөкүмәттә 7 вице-премьер булачак. Рәиф Абдрахимов, Илшат Фазрахманов, Ленара Иванова, Борис Беляев үзләренең постларында калды. Хөкүмәт премьер-министрының яңа урынбасарлары итеп Фәнүр Ягафаров, Ирек Сәгыйтов һәм Рөстәм Моратов тәгаенләнде.
Читайте нас: