Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 октябрь 2019, 14:32

Аппаратын гәзитсез калдырмакчы?

Ак йорт барлык федераль ведомстволарын да New York Tines һәм Washington Post гәзитләренең басма версиясенә яздыруны туктатырга тели, дип яза Wall Street Journal басмасы.

Ак йорт барлык федераль ведомстволарын да New York Tines һәм Washington Post гәзитләренең басма версиясенә яздыруны туктатырга тели, дип яза Wall Street Journal басмасы.
АКШ президенты Дональд Трампның әлеге басмаларга күп тапкырлар тәнкыйть белән ябырылганы булды. Элегрәк Трамп үзенең аппаратында эшләүчеләрдән New York Tines һәм Washington Post гәзитләренә язылмауны таләп иткән иде.
“Барлык федераль басмаларда әлеге басмаларга язылмау шактый зур акчаларны – салым түләүчеләрнең йөзләрчә мең долларын экономияләргә булышыр иде”,- дигән президентның матбугат сәркәтибе Стефани Гришэм үзенең электрон хатында.
Әлегә Ак йортның бу планын ничек тормышка ашырасы тәгаен билгеле түгел, ләкин хакимият аның өстендә эшли.
Трампның төрле матбугат басмаларын, шул исәптән, Washington Postны да күп тапкырлар “фейк (ялган) яңалыклар”, ә үзенә каршы булган матбугатны, гомүмән, “Оппозиция партиясе” һәм “Халык дошманнары” дип атаганы булды. Ә алары, үз чиратларында, Трампны даими тәнкыйть утына тотуны дәвам итәләр һәм Ак йорттан чыккан яңалыкларны халык игътибарына басып чыгаралар.
Әйткәндәй, шунысы гаҗәп, безне һәрвакыт чит илләрдә, бигрәк тә АКШта, гәзит-журналларга яздыруны дәүләт үз контролендә тотмый, дип ышандырып килделәр. Имеш тә, шулардан үрнәк алып, бездә дәүләт оешмалары, хәтта хакимиятләр, подписка дәүләт эше түгел ул дип, аннан баш тарталар. Трампның әлеге күрсәтмәсенә караганда, Америкада идеология эше сүнмәгән икән бит.
Читайте нас: