Русия президенты Владимир Путин Малайзиядә Русиянең тулы вәкаләтле илчесе итеп Наил Латыйповны тәгаенләде.
Моңа кадәр бу вазифаны биләгән Валерий Ермолов постыннан азат ителгән. Бу хактагы указ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
“Латыйпов Наил Мәзгуть улын Русия Федерациясенең Малайзиядәге тулы вәкаләтле илчесе итеп тәгаенләргә”, - диелгән анда. РФ башлыгының икенче указы белән Ермолов вазифасыннан азат ителгән.
Русиянең Малайзиядәге илчелеге сайты мәгълүматы буенча, Ермолов бу постта 2015 елның февраленнән алып эшләгән.